Версия сайта для слабовидящих
16.01.2023 07:00
20

Иске Кәшер мэдэният йортында “Кар бабай һәм мин” онлайн фотобәйгесе үткэрелде. Бәйгедә җиде кеше катнашты: Ралина Мэҗит кызы, Закиев Динар, Миннахментов Рафис, Амиров Разин, Насибуллина Гөлфирә, Муртазина Альфира, Рамазанова Разия. “Искечә Яңа ел” уен кичәсендә бәйгегә йомгак ясалды. Урыннар номинацияләргә буленде. - “Иң кечкенә катнашучы” номинациясендә җиңүче Ралина Мэҗит оныгы; - “Иң кечкенә Кар бабай” номинациясендә җиңүче Закив Динар; - “Кар бабай һәм ир-ат” номинациясендә җиңүче Миннахметов Рафис; - “Иң өлкән катнашучы” номинациясендә җиңүче Амиров Разин; - 3 урын, “Иң креатив Кар бабай” номинациясендә җиңүче Насибуллина Гөлфирә; - 2 урын, “Иң кызыклы Кар бабай” номинациясендә җиңүче Муртазина Альфира; - 1 урын, “Иң баһадир Кар бабай” (2м 50 см) номинациясендә җиңүче Рамазанова Разия булдылар. Җиңүчеләрне тәбрикләп үттек, беренче өч урынга кулдан ясалган чыршы уенчыклары тапшырылды. Кыш бабай белән истәлеккә фотога төштек.

4850464945524751535455435644