Версия сайта для слабовидящих
15.02.2023 12:52
32

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калган көннәрнең берсе. Бу көнне - совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Шул уңайдан, бүген Зур Нөркәй авылында әфганчы батыр егетебез Абдулминов Рамилне искә алып, аның каберенә чәчәкләр салынды. Шулай ук авылдашларыбыз Салахов Айрат һәм Фәрхетдинов Генарларны да искә алдылар. #большенуркеевский сдк #сармановскиймр #День_вывода_советских_войск_из_Афганистана

3938