Версия сайта для слабовидящих
10.07.2023 05:46

8 июль көнне Сөлек авылында "Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне" карата "Гаилә бәхет учагы"- исемле очрашу узды.

xBK-SEE6L_E3GSdhasSJsY

8 июль көнне "Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне"карата "Гаилә бәхет учагы"- исемле очрашу узды. Авылыбызның иң өлкән гаиләсе,барыбызга да үрнәк булган Минниевларга юл тоттык.
Зәнфәрия апа белән Нәбил абый 1957 нче елда гаилә коралар.Аларның тормышларын ямьләп 5 балалары дөньяга аваз сала һәм барсында тәбияләп олы тормыш юлына озаталар.Ә үзләре инде 65 ел бергә!
Нәбил абый гомере буена механизатор,Зәнфәрия апа сыер савучы булып хезмәт куя. Бүгенге көндә алар 5 балаларына, 10 оныкларына,13 оныкчыкларына кадерле әби-бабай булып яшиләр.Гаиләнең ныклы,ышанычлы булуын йорт -җиреннән күренеп тора.Инде олы яшьтә булуларына да карамастан, бар җирләрендә чисталык-пөхтәлек, бакчада гөрләп яшелчә,җиләк-җимешләр, ишек алларында чәчәкләр,тәрәзә төбендәге гөлләр үсеп утыра.
Очрашу вакытында үзләренен узган тормышларын сөйләделәр,балаларга,яшьләргә акыллы киңәшләрен бирделәр,гаилә серләренә төшендерделәр.Ә без чәчәкләр бүләк итеп,исәнлек-саулык теләп алар белән саубуллаштык.
Авылыбызда мондый кешеләр булуы зур сөенеч.