Версия сайта для слабовидящих
13.09.2023 06:30

Сөлек мәдәният йортында, "Туган якка солдат сәламе "дип исемләнгән мероприятия узды. Хәрби операциядә катнашып, бүгенге көндә ялга кайткан Айрат Сәмигуллин авылдашлары белән очрашты. Иң элек чарада катнашучыларны җирлек башлыгы Наилә Хуҗина, ветераннар советы рәисе Роза Шайгарданова,укытучысы Дания Садриева,мәдәният йорды директоры Раушания Даутовалар сәламләделәр, изге теләкләрен теләп егеткә истәлекле бүләк тапшырдылар.Сәнгать җитәкчесе Илгиз Валиев башкарган җыр-моң белән үрелеп барган очрашу матур хатирәләргә бай булды.Соңыннан чәй өстәле артында фикер алышулар очрашуга тагы да ямь бирде.

1213151411