Версия сайта для слабовидящих
03.10.2023 05:46
14

Өлкәннәр декадасы кысаларында, 2 октябрьдә Яхшыбай авыл клубында "Бер күрешү – бер гомер" дигән чәй табыны артында очрашу оештырылды. Өлкәннәр көне белән берлектә "Ветераннар бүлмәсе" дә үзенең ишекләрен ачты. Авылдашлар көче белән төзекләндерелгән бүлмә – сокланып туйгысыз. Барлык килгән кеше дә андагы чисталыкка, матурлыкка сокланды. "Ахирәтләр" берләшмәсе вәкилләре чәй табыны әзерләделәр. Һәр кеше күчтәнәчләр белән килгән иде. Гөлүсә Исламова белән Наилә Шириева телеңне йотарлык бәлешләр пешергәннәр. Самоварлар кайнап кына торды. Догалар, вэгазьләр укылды. Бәйрәмдә катнашучылар гармун көйләренә моңланып та алдылар.

351246