Версия сайта для слабовидящих
23.10.2023 12:52
40

23 нче октябрь көнне район мәдәният йортында “Пушкин картасы” кысаларында “Легендарные шлягеры Победы” дип исемләнгән концерт булып узды. Татарстанның атказанган артисты, көрәш буенча спорт остасы Вил Усманов җитәкчелегендәге җырчылар төркеме Бөек Ватан сугышы турында язылган җырлар аша тамашачыларга Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулап алынуын ачып бирделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучылар янында алгы сызыкта булып, үзенең җырлары белән якташларыбызны рухландырып кайткан җырчы сәхнәдән яңгыраткан сугыш турындагы һәрбер җырының язылу тарихына, аның авторларына, беренче башкаручыларына аерым тукталды, алар турында сөйләде. Вил Нургалиевич шулай ук комсомол, аның оешу тарихы турында да әйтеп үтте. Төркемдәге җырчылар Игорь Дмитриев, Миләүшә Галиеваларның чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. Концерт һәркем өчен таныш “ День Победы” җыры белән төгәлләнде.

WhatsApp Image 2023-10-23 at 13.26.03WhatsApp Image 2023-10-23 at 13.24.15WhatsApp Image 2023-10-23 at 14.09.38WhatsApp Image 2023-10-23 at 13.24.44WhatsApp Image 2023-10-23 at 13.24.16WhatsApp Image 2023-10-23 at 14.15.06 (1)WhatsApp Image 2023-10-23 at 14.15.06WhatsApp Image 2023-10-23 at 13.24.17