Дамир Гарифуллин исемендәге Яхшыбай авылы музеенда авыл кунаклары өчен экскурсия үткәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан соң күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән авылдаш Нариманов Ярулла абыйның кызы,оныклары кайтты. Алар музейга әтиләренең фотоларын, документлар, язмалар тапшырдылар.