“Бердәм флаг астында”
22 нче август көнне район үзәге Сельхозтехника (27,28,29 йортлар) мәйданчыгында Россия Федерациясе дәүләт флагы көне уңаеннан “Бердәм флаг астында” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге чара “Россия флагы”, “Контракт буенча хезмәт ит” акцияләрен, “Алма спасы”н да уз эченә алып зур “Ишегалды” бәйрәменә әверелде.
Зур дәуләтебезнең зур флагы һәм “Контракт буенча хезмәт ит” буклетларын тотып фотога тәшкәндә һәркем җиңелмәс Россиябез өчен зур горурлык хисләре кичергәндер. Ә Миләүшә Сөләйманова үткәргән төрле төстәге (ак, зәңгәр, кызыл) кугәрченнәрдән дәүләт символын ясау буенча мастер - класс балалар өчен дә зурлар өчен дә зур сөенеч булды.
Бәйрәмгә кунак булып килгән тамашачылар матур җырлар тыңлап хозурландылар, алма согы, алма пироглары белән сыйландылар. Җырчыларыбыз Гөлнур Зөлкарнаева, Марсилия Гараева, Райлә Асанова, Рәмилә Хөсәенова, Камил Дияровларга кушылып җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп куңел ачтылар.
2024 нче ел Гаилә елы шушы уңайдан район мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән һәр чара гаиләләр белән берлектә үткәрелә. “Ишегалды”бәйрәменә дә тулы бер җырчылар династиясе булып Галиевлар (Алмаз, Булат, Алина, Гөлназ) килделәр. Алар да үзләренең матур җырлары белән тамашачыларга зур бүләк ясадылар.

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fedb85346-53d4-416a-9a65-5ed892766628.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F72f87bdf-0ddd-4417-a4bc-a62264dbbb3a.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fa63096ca-edec-4896-8cae-a278e499b320.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F52d1ae3a-5f85-4caa-ab91-4795223349b6.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F14d03b73-18bb-45cd-8a36-53a37d0365e2.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F3e4ce295-e28a-4841-b37b-82a48ee73d6d.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F029c71ff-4ac3-4933-9a94-c3fc0b2e8042.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fda118624-e4fd-47e5-a67b-834e6d0807cf.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F44253d5e-fe66-49eb-9146-14675d90177e.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fc73529f2-12b2-492e-9829-408c39616074.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F9a093a4b-f8fe-432a-af29-2eaf5139c3d9.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F5a3850f3-5608-4aaf-b311-e0373b39f133.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F9cb3adad-1390-4528-b040-1580bbb6a4f4.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F7b7167e4-bb7f-4f52-84e1-15aee690bdf0.jpg)