Версия сайта для слабовидящих
26.08.2024 10:19
13

Зур Нөркәй авыл мәдәният йорты

24232225

Зур Нөркәй авыл  мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зәбәрҗәт» халык фольклор коллективы Республикабызның Әтнә районында үткән «Әтнәтуй» фольклор  фестивалендә катнашты.  Милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру максатыннан уздырылган әлеге фестивальдә, Әтнә районы белән беррәттән Арча, Биектау, Кайбыч, Сарман,  Казан, шулай ук Мари-эльдән килгән коллективлар катнашты. Тамашачыларга үзләренең матур җырларын Мөнир Марданов, һәм Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Нурзадә, Алсу Хәбибуллина, Илфат Шаеховлар  бүләк итте. Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде, тамашачылар һәм катнашучылар күңеленә бик хуш килде.