«Авылым кичләре»
Яхшыбай авылы клубында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Авылым кичләре» дип исемләнгән авыл көне үткәрелде. Чара барышында Сагандыковлар, Гәрәевлар һәм Сираевлар гаиләләре төрле юнәлештәге мастер-класслар оештырдылар, тамашачыларны тәмле ризыклар белән сыйладылар. Клуб мөдире Әлфия Сираева мастер-классларда һәм «Туган ягым – гөлләр иле» фотоконкурсында катнашучыларны, гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне, авыл активистларын, якыннары махсус операциядә катнашучы авылдашларны бүләкләде. Җирле үзешчәннәр бәйрәм халкын матур җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Теләгәннәр өчен Гаилә елына һәм авыл тормышына багышланган фотозоналар эшләде, спорт уеннары оештырылды. Чара самавырда кайнаган чәй табыны артында дәвам итте – яхшыбайлылар бер-берсен тәмле ризыклар белән сыйладылар. Һәрбер бәйрәмне үткәрергә авылдашлар Зөбәер һәм Илгизә Кашаповларга матди ярдәм күрсәтәләр.

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fd3dc39fa-e5a4-4ec6-95fc-fe0a4be198b5.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F3f6ee1d7-1261-49dd-859b-f69d8127d634.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fca64f816-46ef-47fd-9e26-51adbb82689b.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F3b9b393b-0147-4dc9-8677-424058912ff2.jpg)