Версия сайта для слабовидящих
06.03.2025 05:20
12

"Мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр - күңел байлыгы"

100035516510003552101000355215100035522710003552561000355233

Азалак мәдәният йортында "Мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр - күңел байлыгы" дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмне авылыбыз абыстае Мәдинә апа коръән аятьләре белән башлап җибәрде, үтемле вәгазьләр сөйләде. Җәүһәрия апа Касыймова үзенең матур мөнәҗәте белән чыгыш ясады. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында авыз ачу мәҗлесе белән тәмамланды.Кичәне алып баручы Фирдания апа  Герейханова, телдән телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган мөнәҗәтләрне яшь буынга җиткерүдә үзләреннән өлеш кертүче өлкәннә­ребезгә рәхмәт сүзләре җиткерде.