Версия сайта для слабовидящих
07.03.2025 08:39
26

Карашай-Саклау авылы мәдәният йорты

100007051610000705191000070528

Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Татарстанда Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган, "Яз гүзәле 2025" районкүләм бәйгесенең йомгаклау гала-концерты узды. Карашай-Саклау авылыннан Махмутова Әминә Винер кызы бу бәйгедә матур чыгыш ясап, бәйгенең җиңүчесе булып "Яз гүзәле - 2025" исеменә лаек булды. Афәрин Әминә. Бу зур җиңү белән сине чын күңелдән котлыйбыз. "Яз гүзәле" бәйгесен югары дәрәҗәдә оештырган район мәдәният йорты хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт.