Версия сайта для слабовидящих
05.08.2025 06:10

Элҗен көне

10011448971001147558

2 нче июль - Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгыр-давыллар юк итәргә мөмкин. Бәла-казалар килмәсен өчен, бу көнне кырда эшләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар. Әлеге көннең үзенә генә хас традицияләре бар. Яшь бәрәңге ашап карадык. Табын әзерләп кич утырырга тирә-күршеләрне чакырдык. Бакчалардагы мул уңыш белән күрше-тирәләрне дә сыйладык – матур йолаларның берсе ул.