Версия сайта для слабовидящих
24.03.2026 11:54

Яз килә , яз килә.

1001327809

Бүген Яхшыбай авыл клубында Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек. Кыш белән Яз аркан тартыштылар, капчык белән сугыштылар. Нәтиҗәдә Яз җиңүче булып танылды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен төрле уеннар, рәсем бәйгесе, татар биюе оештырылды, җиңүчеләр бүләкләнде. Ботка белән бәйрәм коймагы, кайнар чәй дә бик тәмле булдылар.