Язга керү белән, гадәттәгечә, әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру эшләре башлана. Санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында 1 апрель көнне Азалак мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл территориясен чистарту өмәсендә катнаштылар. Күңелебез чиста булса – әйләнә-тирәбездә дә чиста булыр!