06.05.2026 07:57
"Гафу итә алсаң әгәр..."
28 апрель көнне Сарман районы мәдәният йорты сәхнәсендә Зур Нөркәй авылы мәдәният йортының сәнгать осталары, "Гафу итә алсаң әгәр..." дип исемләнгән Г. Мөхәммәтшинаның тирән эчтәлекле, күңелләргә үтеп керерлек спектаклен тәкъдим иттеләр.
Бу кичә чын мәгънәсендә онытылмаслык булды. Актерларның һәрберсе үз рольләренә тулысынча бирелеп, тамашачыны вакыйгалар эченә алып кереп, хисләр диңгезенә чумдырдылар. Спектакльнең эчтәлеге, геройларның язмышлары, тормышның катлаулы мизгелләре – болар барысы да безнең күңелләрдә тирән эз калдырды.

%3Aformat(webp)%2Fwww.leocdn.ru%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F6a268cea-9fb5-4692-a5e7-dcf3ddf676b4.jpg)