Зур Нөркәй авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче балалар һәм өлкәннәрнең «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» фольклор фестивалендә катнашты. Шихабетдин Мәрҗанигә белем биргән Ташкичу авылы 22 июль көнне зур бәйрәм- фольклор фестивале оештырды. Әлеге фестивальдә Республикабызның төрле районнарыннан һәм Марий эл Республикасыннан килгән фольклор коллективлары, аерым башкаручылар, барлыгы 82 номер чыгыш ясады. Шулар арасында безнең Лена апа Карамова да скрипкада халкыбызның «Салкын чишмә» көен уйнады, һәм халык аны зур алкышларга күмде.