Корбан гаете мөбәрәк булсын
Корбан гаете мөбәрәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!
Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, Аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен! Аллаһы Тәгалә безгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә, тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәракәтен иңдерсен. Котлы булсын бөек бәйрәмебез Корбан гаете!
Корбан — Аллаһка якын булу дигәнне аңлата. Бүгенге изге Корбан бәйрәме көнендә, шушы изге вакытларда, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә, күңелләребезне игелеккә юнәлтеп, тирә-якка мәрхәмәт күзләре белән карарга өйрәнеп һәммәбезгә дә Аллаһкы Тәгаләгә якынаерга насыйп булсын.

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Ff4e105a1-ad3d-4af5-bc1b-472fa4d5e69d.jpg)