13.02.2023 05:20
35
2023 нче ел Россиядә педагог һәм остаз елы уңаеннан Азалак авыл китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Укытучым - иң кадерле кешем" дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуда гомерләрен балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, күңелләренә яхшылык орлыклары сипкән, иҗади сәләтләрен үстерүгә зур өлеш керткән лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребез катнашты.
Зур сабырлык сорый торган, иң тирән ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе булган мөгаллимлек эше турында күп матур сүзләр, җырлар - шигырьләр яңгырады кичәдә.
Кунакларның һәрберсе иң истә калган хәтирәләре белән уртаклашты, укыткан вакытта булган кызыклы хәлләрне искә төшереп чыгыш ясады. Очрашу ахырында Мәдинә апа Мөхлисуллина мәрхүм булган укытучылар рухына дога укыды.
Мөгаллимнәргә кичә бик ошады, мәдәният хезмәткәрләренә, Фирдания Герейхановага зур рәхмәтләрен белдерделәр

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F1c9adfbf-d041-4f9c-8c4a-c46c8933a0c0.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F126143fb-76cf-4def-a04b-e9afd967accf.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F586bd324-4bc3-4a0f-b5cd-7b5f9cdfbae3.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F6de73673-1c54-40dd-9b2a-d3fbe484f68d.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Febfc0719-aed3-4f1d-ae60-7ad9d33b58d5.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fd7303561-2c10-4bf8-b87b-19b717ce8895.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fe0623653-7506-49db-a593-19a865ba7cd7.jpg)