Версия сайта для слабовидящих
13.02.2023 07:43
38

Cөлек мәдәният йорты

1336130512881308

8 февраль көнне Cөлек мәдәният йортында, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры "Бик сагынсаң әгәр"исемле спектакель күрсәттеләр.Спектакельнең эчтәлеге бик үзенчәлекле,бүгенге көн тәлапләренә туры килә торган өпер яңа пьеса,халык күңеленә үтеп керде.Зал җырга-моңга күмелде. Әлеге соклангыч пьесаның авторы,режиссеры,төп рольне башкаручы актер Мусавиров Марсель булуына сокландык. Ә инде рольләрне уйнаган актерлар Сулейманова Диләрә,Ибрагимов Руслан,Габидуллина Физалия,Аюпов Руслан,Гильманова Алсуларны ошатмаган кеше булды микән?Әле мондый егетләр кызлар булганда, татар телебез,мәдәниятебез югалмаячак дип сөендек. Спектакельнең спонсары авылдашыбыз Ситдиков Радик Фәрит улына,туган ягын,авылдашларын онытмаганы,аларны күңелле итеп ял иттергәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.Тормыш иптәше Альмира белән бәхеттә,шатлыкта,байлыкта сәламәт булып гомер итүләрен телибез.Әлеге изгелеге, әтисе Фәрит абыйның рухына дога булып барып ирешсен иде. Театрны оештырып алып килгән ачык йөзле,кешелекле,тере көмеш кебек тере администратор Алия Фәрит кызына һәм Резидә Зиннур кызына шулай ук бик рәхмәтлебез. Авылдашлар рәхәтленеп ял иттеләр.