Версия сайта для слабовидящих
27.03.2023 06:10
18

24 марта ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Өч-Өйле Саклау авыл клубында ФАП фельдшеры Фәйзуллина Ә.Ә. катнашында укучылар өчен “Туберкулез һәм аңа каршы көрәш” дигән исемдә сәламәтлек дәресе үткәрелде. Фельдшер укучыларга бу авыру, аның симптомнары, профилактикасы, йогышлануның мөмкин булган чыганаклары турында сөйләде, авыруның таралуының төп шартлары зарарлы гадәтләр булуына аерым игътибар бирелүе Һәм туберкулезны профилактикалауда аның вакытында ачыклануы мөһим роль уйный, дип ассызыклады. Соңыннан укучыларга туберкулезга каршы көрәш буенча презентация күрсәтелде.

IMG-20230323-WA0065IMG-20230323-WA0066IMG-20230323-WA0067IMG-20230323-WA0069IMG-20230323-WA0070