Версия сайта для слабовидящих
03.10.2023 05:44
11

30 сентябрь Россиягә яңа төбәкләр кушылу көне буларак бәйрәм ителә. Шушы көнгә багышлап, Яхшыбай авыл клубында "Көзге муллык" дигән бәйрәм-ярминкә оештырылды. Кемдер сатты, кемдер – сатып алды. Чып-чын муллык иде анда – бәрәңге, кабак, ташкабак, чикләвек, помидор, салат, бал, гөмбә, коймак, үлән чәйләре... Килгән кешеләрнең берсе дә буш кул белән кайтып китмәде. Алар коймак, үлән чәе белән сыйландылар. Бәйрәм көне булгангамы, көне дә шулай матур торды. Урамнарга матур җырлар яңгырады. Килгән барлык кеше дә бик канәгать булып кайтып китте.

543687912