"Чик сакчысы дигән һөнәр бар"
28 май көнне Үзәк ял паркында Чик сакчылары гаскәрләре көне булып узды. Бәйрәмгә яшел фуражкалы хәрбиләр, ветераннар, "Хәрби туганлык" вәкилләре килгән иде. Чик сакчылары гаскәрләре сафында хезмәт иткән райондашларыбызны район башлыгы Ф.М.Хөснуллин котлады. Хәрби һәм гражданлык бурычына тугры булып калган ветераннарга рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәм Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары хәрби комиссары Д.Г. Гасановның чыгышы белән дәвам итте. Ул да ветераннарга рәхмәт хатлары тапшырды. Бүгенге көндә Украина территориясендә хәрби-махсус операциядә катнашып, Ватан алдында хәрби һәм гражданлык бурычын намус белән үтәүче И.Ф.Габидуллиннан килгән сәламне тыңладык. "Хәрби туганлык" вәкилләре дә чик сакчыларына котлау сүзләре җиткерделәр. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән Флер Давлетовның, Ф.М.Хазиевның оныклары Ислам белән Әмирнең, Ф.Ф.Вахитовның балалары Сөмбел белән Шамильнең чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрде.

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F78fc4034-b60e-4be3-a490-aad619895812.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fc079be48-1bbe-49ef-b135-a8f3592e1c4e.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F1ad6c860-87c7-4522-b2ac-677345716249.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fcebb9e29-5aa7-4635-af96-7390bf0085e8.jpg)