«Әкияттә дә була мәзәкләр».
Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре Сарман 1нче санлы урта мәктәп янында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балаларга коррупция турында әкият күрсәттеләр. Әкияттә төлке куянның өен хәйләләп ала, куянны куып чыгара. Бичара куян аягын да имгәтә, бүре, аю, тукраннан ярдәм сорый, ә алар ришвәт таләп итәләр. Ярдәмгә тычкан килеп, куянны тукранга алып бара һәм тукран аны дәвалый. Тычкан төлкене куянның өеннән куып чыгару ысулын тапты. Инде төлке өйдән куылгач, бүтән җәнлекләр дә үзләренең гаебен танып, куяннан гафу үтенделәр. Әкият барышында алып баручы тамашачы балалар белән фикерь алышты. Кечкенә сыйныфта укысалар да, дөрес булмаган шөгельләрне таныдылар, коррупция белән шогыльләнүчеләргә канәгатьсезлек белдерделәр. Коррупция төшенчәсе ни аңлатканны яхшы аңладылар.

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F731002ac-a77e-4978-b495-24815e1fc5a0.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fce57f6d3-0ddc-4e2c-90e0-4c9ba8249ee1.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fdd1e00e6-3809-4d4d-8f2e-3cda585fb368.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Ff6b988b5-f6f0-44b3-a020-3c3d1b3fe415.jpeg)