Версия сайта для слабовидящих
19.07.2024 05:32
16

"Садыйк чишмәсе".

100023048710002304771000230494

Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Гадел, киң күңелле, эчкерсез кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Ул минераль тозларга бай. Чишмә суы – авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва. Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты. Шул уңайдан Азалак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Садыйк чишмәсен" төзекләндерүдә үзе өлешләрен керттеләр.