29.07.2024 05:45
Хәрби-диңгез флоты гаскәрләре көне.
28-нче июль көнне Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәрби-диңгез флоты гаскәрләре көнен үткәрделәр. Районыбызның хәрби-диңгез флоты ветераннарын муниципаль район Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы котлады, мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Хадиуллин Ленар Хәмбәл улы да диңгезчеләрне котлап, изге теләкләрен җиткерде, шулай ук рәхмәт хатлары тапшырды. Хәрби-диңгез флоты ветераннарының Сарман районы буенча җитәкчесе Зыятдинов Мөнәвир Кыяметдин улы исә барлык диңгезче ветераннарга рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды. Һәлак булган диңгезчеләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде һәм һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F1bb22e72-2a60-42aa-b94b-cc0b5fe121bb.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fadd55396-a6fc-46b4-9f5a-4a72182b0032.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fb1f2b2bf-e37d-4e86-b319-e32aef832aee.jpg)