Версия сайта для слабовидящих
02.09.2024 08:42

Сарман район мәдәният йорты

9a11168e-1c3f-4c32-8860-9af0b9907d37

31 нче август көнне Үзәк ял паркында ГСВГ ( Германиядә Совет Гаскәрләре төркеме) гаскәрләренең Германия җиреннән чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Германиядә хезмәт иткән ветераннарны муниципаль район Башлыгы Ф.М.Хөснуллин котлады. Гадиев Нәфис Җәүдәт улына, Миннебаев Разин Габдулла улына, Нигъмәтҗанов Наил Мөбарәк улына, Фәрхетдинов Котдүс Әгъләм улына  муниципаль районның Рәхмәт хатларын тапшырды. Актаныш һәм Мөслим районнары буенча ГСВГ иҗтимагый оешмалары администраторлары да Сарман ГСВГ ветераннарына изге теләкләрен җиткерделәр.

 Барлык ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге очрашуны оештыручы Юнысов Рамиль Вәдүт улы Германиядә хезмәт итүчеләргә багышлап җыр башкарды. Барлык сугышларда һәлак булган батырлар бер минут тынлык белән искә алынды, батырлар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәре Сәмәрә Хайруллина алып барды