“Татарстан-газиз Ватаным”
30 нчы август көнне Узәк ял паркында Татарстан республикасы көне уңаеннан “Татарстан-газиз Ватаным” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Райондашларны бәйрәм белән муниципаль район Башлыгы Ф.М.Хөснуллин котлады. Украинада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган ике якташыбыз- Насыйбуллин Дилүс Гөлүс улы һәм Теляков Юрий Викторовичның Россия Федерациясе президенты Указы белән Дәүләт бүләкләре (үлгәннән соң) “Батырлык” орденнары белән бүләкләнүләре турында әйтте һәм әлеге орденнарны батыр райондашларыбызның әниләренә тапшырды. Аларның кайгыларын уртаклашты һәм шундый уллар үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте.
Бәйрәм уңаеннан күп кенә райондашларга тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гаилә елы уңаеннан 50 ел бергә гомер кичереп, Алтын туйларын билгеләп үтүче Гүзәл апа белән Хәмит абый Габидуллиннар да муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бәйрәмдә шулай ук “Әти көне” бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде. Райондашлар һәм кунаклар өчен төрле мастер-класслар эшләде, уеннар оештырылды. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F6e7cf193-ccf9-40b2-9fbb-5dfb39e40404.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fa57e2290-a1f0-40b3-a5d6-6abaa33a3691.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fecb3016f-5527-4ab2-9bb7-492f2500fa3f.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F7f3efe4e-91af-43d9-b644-da0c01fe7212.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F6f1db2af-fd50-423e-82c6-37777ab175b7.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F5ecfa01e-5767-492e-8e36-eb9f6e7bf105.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F8bea6dca-2546-444e-bcdd-7ddba4c02196.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F73228c73-10fe-4b1f-884e-c44b04b6ccbd.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fa2b8dfe1-08b5-45d0-b744-33db055ba220.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F5cf54737-d4cf-4619-a0a8-66cde1e15f59.jpeg)