29.01.2025 08:01
14
“Илһам чишмәсе”
21 февраль көнне район үзәгендә “Илһам чишмәсе” V төбәкара җыр бәйгесе уздырыла. Бәйге 11.00 сәгатьтә Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә сайлап алу туры белән башланып китәчәк. 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында җыр бәйгесенең йомгаклау концерты узачак. Анда җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Резеда Галимова, Зөһрә Шәрифуллина, Эльвира Сәләхова, Сәид Галиуллин һәм бәйгенең җиңүчеләре катнаша. Мәдәният йорты фойесында республикакүләм “Илһам нуры” яшь рәссамнар бәйгесе күргәзмәсе эшли. Программада шулай ук җыр бәйгесе, республикакүләм “Илһам бирүче Илһам” эссе бәйгесе, Илһам Шакиров җырлары мотивлары буенча анимацион ролик бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү.

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2Fb55a2d76-29ca-4d55-af8a-ea97bed8a0c9.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F203297%2Fcontent%2F950dde08-2c04-4fee-801a-19232124be9f.jpg)