Версия сайта для слабовидящих
17.04.2026 06:08

Авылыбыз хатын-кызлары СВОда катнашучылар өчен токмач кистеләр.

47fe775f-51b3-4f27-9022-f74c03b5518f

Янурыс авыл  мәдәният йортында бик күркәм һәм җылы эш булды. Авылыбызның газиз хатын-кызлары берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы безнең батыр егетләребез өчен кулдан токмач кистеләр. Бу гади генә эш түгел, ә һәрбер токмач бөртегенә безнең изге теләкләребез, ярдәм итү теләге һәм туган якка кайтуларын тизләтү теләге салынды. Бу – безнең егетләребезгә күрсәткән зур хөрмәт һәм рәхмәт белдерүебез.