Версия сайта для слабовидящих
06.05.2026 07:58

"Тукай безнең күңелләрдә"

hbclmUu416PyS1tPURNpHzzq2HbAbaxbCMvMZ4WwmoghPIlXubKOgFoW9C3CBoHm9wLHFeYBynOXYjz3rzAd7Vvt

29 нчы апрель көнне Сарман районының Мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган "Тукай безнең күңелләрдә" район конкурсының гала-концерты узды.

Бу көнне безнең районның талантлы балалары һәм яшьләре сәхнәгә күтәрелеп, Тукай шигырьләрен яңгыратты, җырлар башкарды. Аларның һәрберсе үз йөрәгеннән чыккан хисләрне, Тукай иҗатына булган мәхәббәтне күрсәтә алды.

Концерт чын мәгънәсендә рухи яктан бай, күңелле һәм истәлекле булды. Тукайның гаҗәеп сүзләре, моңлы көйләре безнең күңелләребезне тагын да яктыртты, милли рухыбызны көчәйтте.