Версия сайта для слабовидящих
13.07.2026 05:18

Каташ-Каран авыл мәдәният йорты

72zQYe9wpLoDz6gg92hqOH7IreHVhzHdReJQ9UwT1xO72B-68QWaAPFvXctJG0AjIHlTAeYShDdXxxW6vl1okoq6

Каташ-Каран авыл мәдәният йортында бик күңелле һәм мәгънәле чара узды. Биредә «Түбәтәйле» уены оештырылды.
Бу очрашу «Ура авылга» проекты кысаларында үткәрелде. Әлеге проектның төп максаты — татар мәдәниятен популярлаштыру, туган телебезнең матурлыгын яшь буынга җиткерү һәм аны киләчәккә саклап калу.
Уен барышында катнашучылар үзләренең тапкырлыкларын гына түгел, ә халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын һәм йолаларын яхшы белүләрен дә күрсәттеләр. Мондый чаралар буыннар арасындагы җепләрне ныгыта, олылар белән яшьләрне берләштерә, туган җиребезгә булган мәхәббәтне тагын да арттыра.
Искәртеп үтик: әлеге проект «Беренчеләр хәрәкәте» һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.