Яхшыбай авылы клубында авыл көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Саф һавада төрле ярышлар уздырылды.Самовар җырлап утырды , учакта тәмле коймаклар пеште ,күмәк җырлар яңгырады , дәртле биюләр булды. Бәйрәмгә гаиләләре белән килүчеләр күп иде.Барлык килүчеләрне гаилә көне белән котлап матур теләкләр әйтелде ,ромашка чәчәкләре таратылды.