Версия сайта для слабовидящих
03.08.2026 10:29

Большенуркеевский СДК на мероприятии в честь любви к родной земле: праздник у родника „Сабит“

Большое нуркеевонуркеевоноркэй

«Татарстанда җәй» акциясе кысаларында   июльнең  соңгы көннәрендә Зур Нөркәй авылы халкы һәм кунаклары тарихи «Сабит» чишмәсе янында җыелды. Бу көн авыл өчен гади генә бәйрәм түгел, ә туган җиргә, табигатькә, ата-бабалар мирасына булган мәхәббәтнең чагылышы булды. Чишмә янында төрле мастер класслар, җыр- бию, уен көлкеләр булып үтте. Учакта өчпочмак, коймаклар пеште. Соңыннан килгән кунаклар шифалы үләннәр белән самавырдан чәйләр эчте.