26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Тукай бик аз яшәгән, ләкин безгә гаҗәеп зур әдәби мирас-шигырьләр, әкиятләр,мәсәлләр калдырган. Еллар үткән, ара ерагайган саен,Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Мәңге яшь шагыйребезне искә алу максатыннан "Шигърият чишмәсе - Тукай теле" дигән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатын искә төшерде, кичә барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.