11 июль көнне Ә.Залаков исемендәге ял паркында балалар өчен "Җырлыйк әле” дип исемләнгән җырлы-биюле кичә үткәрелде.Балалар караокега кушылып җырладылар,бөек чит ил,рус һәм татар композиторларын атадылар, ноталы ребуслар чиштеләр,музыка коралларын атадылар,"уйнап күрсәттеләр",күңелле уеннар уйнадылар, матур көйләргә биеделәр. Кичә ахырында балаларга призлар бирелде.