12 октябрь көнне район мәдәният йортында Пушкин картасы кысаларында "Әдәби-музыкаль кунакханә" чарасы үткәрелде. Балалар белән очрашуга районыбызда яшәп иҗат итүче автор-башкаручылар Гөлнара Якупова-Мөхәммәтдинова, Миләүшә Хәкимуллина, Гөлнур Һадиуллиналар чакырылды. Алар тамашачыларны иҗатлары белән таныштырдылар, үзләренең җырларын башкардылар.