Сарысаз-Тәкермән авыл мәдәният йортында, 20-нче сентябрь көнне,"Гаилә елы" уңаеннан, "Көзге фантазия" дип исемләнгән мастер-класс үтте. Әлеге чарада авылыбыз гаиләләре Шайхеразиев, Мухаметов,Зәйниев, Халиуллиннар гаиләләре балалары белән бергәләп, көзге уңыш байлыклары кабак, ташкабак, яфрак кебек табигать байлыкларын, теш чистарткыч, чыбыклар ярдәмендә тоташтырып, әкият геройлары, төрле персонажлар ясау буенча мастер класста катнаштылар.