Версия сайта для слабовидящих
04.03.2026 08:21

Ләке авыл мәдәният йорты

20260215_185602

15 февраль көнне башкаланың «Созвездие - Йолдызлык» театрында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы – Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты үтте. Анда конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге иң талантлы кызлар һәм егетләр чыгыш ясады. 

Петровка Завод авылында яшәүче һәм Ләкенең “Айбагыр” балалар фольклор ансамбленә йөрүче Кирилл Кондратьевны Гала-концертның алып баручысы итеп сайлаганнар. Яшь йолдызчыгыбыз белән горурланып, без аңа киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.